«Дөнья барыбыз өчен дә бер» Мәрхәмәтлелек сәгате (6+)

3 декабрь көнне 23 нче санлы китапханәдә Инвалидлар ункөнлеге кысаларында «Дөнья барыбыз өчен дә бер» исемле мәрхәмәтлелек сәгате узды.

23ф. час доброты Мир для всех один (2)
All-focus
23ф. час доброты Мир для всех один
23ф. час доброты Мир для всех один (3)
23ф. час доброты Мир для всех один (5)

Чарага 69 нчы коррекция мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары чакырылды. Балалар мәрхәмәтлелек, игелекле кешегә хас сыйфатлар турында әңгәмә корды, яхшы һәм начар гамәлләргә анализ ясады. Клоун белән бергә укучылар «Әдәпле сүзләр», «Әкият геройлары», «Яхшы – явыз», «Мәкальне җый», «Җылы учлар» уеннарында катнашты һәм «Әкият юллары буйлап» викторинасы сорауларына җавап бирде.

Яшь китап сөючеләр А. Бартоның «Вовка – добрая душа» шигырен, В. Шаинскийның «Дорога добра» җырын, «Если добрый ты» мультфильмыннан мәче Леопольд җырын тыңлады, Нәни Янут турында мультфильм карады.

Чарага кунак булып килгән 18 нче мәхәлләнең «УЮТ» иҗтимагый җирле үзидарәсе вәкилләре балаларны татлы бүләкләре белән сөендерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: