«Ут белән уйнама!» куркынычсызлык сәгате (0+)

16 апрель көнне 17 нче санлы балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Ут белән уйнама!» исемле куркынычсызлык сәгате узды.

20190416_100051
20190416_101847
20190416_102822

Әгәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәсәң, ут якын дустан аяусыз дошманга әверелергә мөмкин. Чара барышында балалар алып баручы белән бергәләп шул хакта сөйләште. Укучылар янгын куркынычсызлыгы турында рәсемнәр карады, С.Маршакның «Кошкин дом» аудио әкиятен тыңлады. Алып баручылар «Бер, ике, өч, нәрсә куркыныч – тап», «Ут ялкынын сүндер» уеннары оештырды, Д.Лапиня һәм П.Юрцыньшның «Не шали с огнем» шигырен укыды. Күрсәтмә материаллардан балалар янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат алды, шырпының уенчык түгел икәненә төшенде һәм ут белән шаярырга ярамый дигән нәтиҗәгә килде. Чара азагында тагын бер кат янгын сүндерү частеның «101» һәм «112» номерлары турында исләренә төшерделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: