18 майдан Татарстанда китапханәләр янәдән үз ишекләрен ача

ТР Мәдәният министрлыгы пандемия вакытында китапханәләр һәм музейларның эш шартлары турында боерык бастырып чыгарды. Тиешле Карар ТР Министрлар кабинетында имзаланды.

Китаплар бирү буенча хезмәт күрсәтү индивидуаль тәртиптә башкарылачак. Уку заллары әлегә укучылар өчен ябык – алар үзизоляция режимы йомшартылганнан соң үз эшен башлаячак. 

Китапханә укучылары мәгълүмати-китапханә хезмәтләре белән читтән торып куллана ала!

📌  Электрон ресурслар.
Сез өйдән торып түбәндәге тулы текстлы ресурсларны куллана аласыз:
❗Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе
❗Республика хокукый мәгълүмат үзәге  
❗ГАРАНТ системасы – Канунчылык
❗«ЛитРес: Китапханә» электрон китапханә системасы
❗«Polpred.com» мәгълүмат базасы
«РУКОНТ милли цифрлы ресурс» электрон китапханәсе системасы ресурсларын бушлай куллану мөмкинлеге
❗«ДРОФА» һәм «ВЕНТАНА-ГРАФ» нәшриятларының электрон дәреслекләре
❗Нон-фикшн
❗Мәктәп порталы 
❗ЭКС «Университет онлайн китапханәсе»
Чаллы шәһәренең Әдәби картасы буенча мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз.
– Китапханәләребезнең  библиографик басмалары белән танышырга тәкъдим итәбез.
– Сезнең игътибарга «Сугыш турында тере хәтер» электрон юл күрсәткече тәкъдим итәбез
– Сайтны укучыларга уникаль «Бөек Ватан сугышы чорында Чаллы» библиотрансформерын кулланырга киңәш итәбез. Бу уртак җиңүгә якташларыбызның керткән өлеше турында универсаль мәгълүмати-библиографик мәгълүмат чыганагы.  
⭐ Сезне шәһәркүләм бәйге һәм акцияләрдә катнашырга чакырабыз.
📚 Безнең фонд китапларын ҮКС рәсми сайтында озынайта аласыз.

Поделиться: