Китапханәдә эко-тур (6+)

«Иртән торып юынгач, үзеңне тәртипкә китергәч – шунда ук планетаңны да тәртипкә китер»… Антуан де Сент-Экзюпериның танылган «Кечкенә принц» әкиятеннән әлеге сүзләрне күпләрнең ишеткәне бар, әмма азлар гына аның мәгънәсен тулысынча аңлыйдыр. Башлангыч сыйныф укучыларына бу танылган фразаның мәгънәсенә төшенергә мөмкинлек туды.

16 нчы санлы китапханә «Чиста бит» экологик хәрәкәт җитәкчесе Рәзилә Рәхимҗан кызы Сәхәбиева белән берлектә балалар өчен «Чүп короле һәм Шапшак принцессага каршы көрәш!» исемле китапханә эко-туры уздырды.

smart
hdr
IMG-20191029-WA0002

Чара барышында укучылар, презентация карап, 21 нче гасырның экологик проблемалары һәм планетабызның пычрану дәрәҗәсе турында белде. Шуннан соң Рәзилә Рәхимҗан кызы балалар өчен «Өлкәннәр дә, балалар да табигать өчен җаваплы!» уенын үткәрде. Анда укучылар чыгымнарны дөрес итеп бүләргә һәм шәһәребез табигатен саклауда үзләреннән керткән өлеш турында сөйләргә тиеш булды.  Шулай ук балалар «Планетага ярдәм итү өчен мин нишли алам?» дигән темага фикер алышты. Чара азагында укучылар, Җир – ул безнең уртак йортыбыз, аны сакларга һәм яратырга кирәк, дигән нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: