«Туган телне бозмагыз» Библиоринг (16+)

6 нчы санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган библиоринг узды.

Жюри думает
В споре рождается истина
Родной язык, как ты прекрасен

Сүзләрне дөрес кулланмау сөйләмне аңлауда авырлыклар китереп чыгара яисә, гомумән, мәгънәсез җөмләләр тудыра. Шунлыктан телебезгә бик сак карарга, аны паразит сүзләрдән, хаталы әйтелештән һәм нормаларга сыймый торган сүзләр кулланудан сакларга кирәк.

Укучылар ике командага бүленеп, рус телен белү дәрәҗәсе буенча ярышты: алар әйтемнәрне тулыландырды, сүзләрнең мәгънәләрен аңлатты, басымны дөрес итеп куйды, сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләде, фразеологизмнарга аңлатма бирде, синонимнар табу аша сөйләм телен үстерде һәм 12 иң еш очрый торган хатаны тикшерде. Балалар бәхәсләште, үзара фикерләште, мисаллар китерде. Чара барышында алар туган тел буенча яңа мәгълүматлар туплады, үзләре өчен яңалыклар ачты һәм нәтиҗә ясады: кеше сүзләрнең лексик мәгънәсе турында уйлана, китаплар күбрәк укый башласа, әйләнә-тирәбездә матур, аңлаешлы, дөрес сөйләм телен дә ешрак ишетә алачакбыз.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: