«Балаларга – куркынычсыз интернет» Танып белү сәгате (6+)

12 февраль көнне 14 нче санлы китапханәдә «Балаларга – куркынычсыз интернет» дип аталган танып белү сәгате узды.

14ф (2)
14ф (1)
14ф Рунет (1)
14ф Рунет (2)

Интернет – яңа белемнәр үзләштерүдә файдалы чыганак, ул укуда ярдәм итә һәм ял вакытында бер шөгыль вазифасын да үти. Бөтендөнья челтәрендә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Башлангыч сыйныф укучылары куркынычсыз Рунетның төп күрсәтмәләре белән танышты һәм Интернетта эшләгәндә әти-әниләр белән киңәшләшергә кирәклеген истә калдырды.

Яңа белемнәрне ныгыту максатында, уен формасында «Мин һәм интернет» дигән тест үткәрелде. Шулай ук балалар, «Фиксилар. Интернет» мультфильмы сериясен карап, бу системаның файдалы яклары турында белде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: