«Без җирдә кунак кына»: әдәби кичә (12+)

6 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган язучылар Галимҗан Гыйльманов һәм Рафис Корбан белән очрашу узды. Кичәдә язучыларның иҗатын хөрмәт итүче белгечләр катнашты.

IMG_3311
IMG_3444
IMG_3325
IMG_3353
IMG_3334
IMG_3354
IMG_3405
IMG_3441
IMG_3356

Чара ике өлештән торды. Кичәнең беренче өлешендә сүз Рафис Корбанның күптән түгел генә дөнья күргән «Ватан» әсәре турында барды. Легендар каһарман татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган әлеге роман «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Әдәбият белгечләре, филология фәннәре кандидатлары Гомәр Даутов, Лилия Хөснетдинова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Айдар Хәлим, Мансур Сафин һәм башкалар әсәргә анализ ясап, үз фикерләре белән уртаклашты.

Кичәнең икенче өлешендә балалар өчен дә, олылар өчен дә иҗат итүче язучы, быелгы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатларның берсе Галимҗан Гыйльмановның иҗаты тәкъдим ителде. Аның «Гөрләвек – Ручеек», «Йөгерек гөрләвек», «Албастылар», «Китек ай», «Оча торган кешеләр», «Күңелем сурәте» кебек китаплары укучылар һәм өлкәннәр тарафыннан яратып укыла.

Галимҗан Хәмит улы китапханәләрдә еш кунак була, китап сөючеләр белән очраша. Кичәдә аның Г.Тукай премиясенә кандидат буларак тәкъдим ителгән «Ходай бүләге», «Тәкъдиргә юл» исемле яңа китаплары игътибар үзәгендә булды. Кичәдә катнашучылар язучының бу китаплары турында җылы һәм уңай кичерешләре белән уртаклашты. Чарага килгән китапханә хезмәткәрләре дә әлеге китапларның югары Дәүләт премиясенә лаек булуын ассызыклап үтте.

Кичә барышында Зөлфия Җиһан һәм Флера Талипова башкаруында Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: