«Конституция – илнең нигезе» Әңгәмә (6+)

5 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен, Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү көне уңаеннан, «Конституция – илнең нигезе» исемле әңгәмә узды.

23ф. Беседа Конституция – фундамент страны…………
23ф. Беседа Конституция – фундамент страны……
23ф. Беседа Конституция – фундамент страны….
23ф. Беседа Конституция – фундамент страны

Әңгәмә барышында китапханәче балаларга Татарстан Конституциясе кабул ителү тарихын сөйләде; дәүләтнең төп документындагы кайбер маддәләрне укыды; республика гражданнарының хокук һәм вазифалары төшенчәсенә аңлатма бирде. Әңгәмә электрон презентация белән үрелеп барды. Ринат Харисның «Татарстан символлары» альбомына күзәтү ясалды.

Балалар викторина сорауларына җавап биргәндә, әкият геройлары мисалында аларның хокуклары бозылу очракларын аңлатты; Татарстан турында шигырьләр укыды, җырлар тыңлады.

Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе оештырылган иде. Чара Татарстан Республикасы гимнын тыңлау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: