«Ма(й)я чорларына мавыктыргыч сәяхәт» Әңгәмә (12+)

16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен В.Ледерманның «Ма(й)я календаре» китабы буенча «Ма(й)я чорларына мавыктыргыч сәяхәт» исемле әңгәмә уздырды. Чара барышында балалар хәзерге заман язучысы Виктория Ледерманның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.

IMG-20191023-WA0003
IMG-20191023-WA0000
IMG-20191023-WA0004

В.Ледерманның «Ма(й)я календаре» повесте 2016 елда басылып чыга. Әсәрдәге вакыйгалар хәзерге заманда Краснодар өлкәсендә бара. Повестьта ма(й)я цивилизациясенә караган археологик казылмаларга экскурсиягә кузгалган алтынчы сыйныфта укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнә. Балалар анда сәер иероглифлар ясалган диварга юлыга, шунда Елизаров Глеб исемле малай, кесәсеннән пәке чыгарып, диварга «23.05.2013» дип язып куя. Икенче көнне балалар, уянгач, календарьда 22 май икәнен күреп ала…

Укучылар, чиратлашып, повестьтан өзекләрне укыды, баш геройларның балачагын күзалдына китерде, аларның хис-кичерешләрен тойды. Әңгәмә барышында балалар «Экскурсиядән соң балалар һәм аларның тормышында нинди үзгәрешләр була?», «Ни өчен календарь кирегә таба китә?», «Балалар кире үз вакытларына кайта алырмы һәм бу эштә аларга кем булышыр?» кебек сорауларга җавап эзләде. Чара азагында укучылар В.Ледерманның «Ма(й)я календаре» буктрейлерын карады һәм, үз хаталарыңны танырга, дус булырга, яшьтәшләрең белән аралашырга, иптәшләрең авыр тормыш хәленә юлыкканда ярдәм итәргә кирәк, дип нәтиҗә ясады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: