«Толерантлык – тынычлыкка юл!» Әңгәмә (18+)

1 нче санлы китапханә хезмәткәрләренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары белән әңгәмәсе «Толерантлык – тынычлыкка юл!» исеме астында узды.

Китапханәченең Халыкара толерантлык көне килеп чыгу тарихы турында сөйләве «Бер-беребезне ихтирам итик!» слайд-презентациясе белән үрелеп барды. Аның башкаруында әлеге темага багышланган шигырьләр һәм танылган шәхесләрнең гыйбарәләре яңгырады. Әңгәмә барышында чарага килүчеләр «толерантлык» төшенчәсе, толерантлык принциплары турында фикер алышты, «Нинди кешене толерантлы дип әйтәбез?» дигән сорауга җавап эзләде. Барысы да үз якыннарыңны сакларга һәм «Үзебезгә нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәк, башкаларга да шундый мөнәсәбәттә булырга кирәк» дигән алтын әхлак кагыйдәсен онытмаска кирәк, дигән нәтиҗәгә килде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: