Даниил Гранин китабы бенефисы (12+)

22 февральдә шәһәр Үзәк китапханәсендә узган Даниил Гранинның «Мой лейтенант» китабы бенефисы «Язмышның ике чиге» («Две грани судьбы») дип юкка гына аталмады. Бу исем авторның уйларын һәм хис-кичерешләрен төгәл чагылдыра.

Чара ике бөек вакыйга уңаеннан – Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел булу һәм фронтовик язучының 100 еллыгына багышланды. Д.Гранинның әйтергә теләгән төп сүзе – бер ялгансыз, чынбарлыктагыча сурәтләнгән сугыш чорының дәһшәтле вакыйгалары, курку, сагаю хисләре чараны тулысынча биләп алды.

P_20190210_145751
P_20190210_163647
P_20190210_150840

Кичә берничә этапта алып барылды. Китапханәнең бер залында укучылар китап турында фикерләшергә түгәрәк өстәл артына җыелды. Бу китап укучыларда төрле каршылыклы фикерләр тудырды. Шул заман вакыйгаларына ничек аңларга, совет чорында аны ничек аңлатканнар, хәзерге заманда ул турыда ни сөйлиләр – шул хакта әңгәмә узды. Китапларда совет солдатларының батырлыгы хакында гына сөйләргәме, әллә инде сатлыкҗаннар, дезертирларны да искә алыргамы? Бу сорау түгәрәк өстәл артында утыручылар арасында бәхәс тудырды.

Әдәби-музыкаль композиция үзенең эчкерсезлеге һәм ихласлылыгы белән чарага килүчеләрнең күңелләрен яулады. Тамашачы Даниил Гранинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, китапның язылу тарихы, авторны олыгайган көннәрендә сугыш темасына кире кайтырга мәҗбүр иткән сәбәпләр турында белде. Экранда Ленинград блокадасын чагылдыручы кинохроникадан өзекләр күрсәтелде, язучының үз тавышы яңгырады.

«Кабриоль» бию ансамбле, яшь лейтенант ролендә Евгений Позднякның чыгышы чараны тагын да ямьләндерде. Метроном тавышы һәм Алтынчы, Шестаковичның Ленинград симфониясе астында тамашачылар алдында Ленинград блокадасы күренешләре күрсәтелде, Ольга Берггольц тавышы һәм шигырь укучылар башкаруында аның шигырьләре яңгырады.

Бенефисның өченче этабында өлкән буын өчен әдәби-музыкаль кичә узды. Артистлар Владимир Голуб һәм Елена Емалтыновалар чыгышы, балаларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләве сугыш чоры вакыйгаларын үз башыннан кичергән өлкәннәрне тетрәндерде. Алар яшьлегендә укыган Даниил Гранин китапларын бик теләп искә алды. Кичә дулкынландыргыч һәм күтәренке рухта узды, күпләрнең күзләрен яшьләнергә мәҗбүр итте.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: