16 февраль көнне «Татарстан. Мәдәни хәзинәләр» РRO-төбәк проекты кысаларында шәһәр Үзәк китапханәсендә 12 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр профессиональ һәм яшь рәссамнар өчен «Рәсемемдә туган якка мәхәббәтем» дип аталган арт-киңлек ачылачак. Анда туган якка багышланган рәсемнәрне иҗат итү барышын күзәтергә мөмкин булачак.
Кәсепче осталар кунаклар өчен татар халык декоратив-гамәли сәнгате буенча мастер-класслар үткәрәчәк.
Рәхим итегез! Керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.
|