«Әниеңә изге теләкләреңне җиткер» Акция (0+)

24 ноябрь, Халыкара Әниләр көнендә, Үзәк балалар китапханәсе курчак театры хезмәткәрләре белән берлектә «Әниеңә изге теләкләреңне җиткер» дип аталган акция чарасы уздырды.

цдб театр (2)
цдб театр (3)
цдб театр 2019 (2)
цдб театр 2019 (3)
цдб театр 2019 (4)
цдб театр 2019
цдб театр

Әти-әниләре белән килгән яшь тамашачылар бик теләп «Менә нинди әни» тематик күргәзмәсендәге китаплар белән танышты һәм әниләренә яхшы сүзләр әйтте, җылы теләкләрен җиткерде. Малайлар һәм кызлар күргәзмәдә тәкъдим ителгән журнал һәм китап битләреннән укыган хайваннар турындагы табышмакларны чиште. Барлык катнашучыларны да кечкенә генә бүләк көтте – буяр өчен уен барышында үзләре таныган хайван сурәте төшерелгән рәсемнәр бирелде. Балалар аларны шунда ук буяп, өйләренә алып кайтып китә алды. «Бу кемнең әнисе?» уены нәниләрнең дә, әти-әниләрнең дә күңеленә хуш килде. Хайваннар рәсеме ясалган карточкаларның парларын эзләп, анда әнине һәм аның баласын табарга тиеш булдылар. Теләге булганнар әниләренә бүләк ясау буенча мастер-класста катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: