«Китаплардан көзге гөлләмә» акциясе (12+)

Октябрь аенда 16 нчы санлы китапханәдә өлкәннәр абонементы укучылары өчен «Китаплардан көзге гөлләмә» исемле акция узды.

IMG-20191004-WA0008
20191002_172019
20191012_113213
20191012_143004

Көзге акция кысаларында, укучыларга күңелләренә хуш килгән һәм зур тәэсирләр калдырган китапны атарга тәкъдим ителде. Акция беренче көннәреннән үк укучыларның игътибарын җәлеп итте һәм популярлашты. Катнашучылар арасында өлкән сыйныф укучылары, яшьләр, өлкән һәм пенсия яшендәге чаллылылар бар иде.

Китапханә укучылары төсле кәгазьләрдә яраткан китап исемнәрен язды һәм, шулай итеп, ай дәвамында «китаплардан көзге гөлләмә» җыелды.

Акция ахырында, барлык җавапларны карап анализлаганнан соң, китапханәчеләр, иң күп укылучы әдәбият – ул фантастик һәм детектив әсәрләр, дигән нәтиҗәгә килде. Ә иң еш искә алынучы авторлар арасында С.Кинг, Д.Кунц, Е.Звездная, А.Ливадный, В.Головачев, Н.Перумов, А.Мазин, С.Лукьяненко һәм детектив әсәрләр язучы А.Маринина, В.Токарева, Э.Топольләрнең исемнәрен атарга мөмкин. Икенче урында – А.Новиков-Прибой һәм М.Каратеевның тарихи әсәрләре.  Мәхәббәт романнары арасында иң күп укылучы китапларның авторлары Д.Стил, С.Шелдон һәм Ж.Санд булды. Классик рус һәм чит ил әдәбиятына килгәндә, җаваплар арасында күбрәк Л.Н.Толстой, Н.Лесков, И.С.Тургенев, И. Бунин, М.Шолохов, В.Скотт, В.Шекспир кебек авторларның исемнәре очрады. Хәзерге заман әдәбиятында Г.Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабы, З.Кадырованың «Сагынырсың – мин булмам» («Сюмбюль»), «Бәхеткә юл кайдан?» («Где она дорога к счастью»), «Язмыш сынавы» («Испытание судьбы») әсәрләре, шулай ук Г.Робертсның күпләрнең йөрәген яулаган бестселлер китабы «Шантарам» иң популяр булуы ачыкланды.

«Китаплардан көзге гөлләмә» акциясе китапханәнең барлык укучыларына яхшы кәеф бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: