Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган акция (0+)

14 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк ит» акциясе үтте.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
23ф. Акция Дарите книги с любовью……….

Көн дәвамында өлкәннәр абонементында «Серле китап» дигән күргәзмә эшләде. Анда матур итеп төрелгән китаплар тәкъдим ителде. Китапханәгә килгән һәр кеше бүләккә «серле китап» алды.

Яшь китап сөюче дусларыбыз өчен «Бүләк ителгән китаплар өстәле» урнаштырылган иде. Алар монда үзләренә ошаган китапны сайлап ала алды. Шулай ук «теләкләр сандыгы» уены үткәрелде.

Китапханәнең уку залында «Китапка кыстыргыч бүләк итик» мастер-классы узды. Теләге булганнар төсле кәгазьдән матур китап кыстыргычлары ясый алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: