Бесплатно

«Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган VI китапханә фестивале (6+)

2020 елның 20 февралендә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган VI китапханә фестивале узачак. Фестивальне «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты, 15 нче санлы Балалар иҗаты йорты, Чаллы шәһәренең 10 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге оештыра. Фестиваль ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Халыкара туган тел көненә багышлана.

Анда Яр Чаллы шәһәре җирлегендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак.

12.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең актлар залында фестивальне ачу тантанасы узачак. «Чаллы – дуслар каласы» VI Китапханә фестивале кысаларында биш мавыктыргыч һәм танып белү мәйданчыгы эшләячәк.

Китапханәнең балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә урнашкан «Әдәби кунакханә» мәйданчыгында Россия язучылар берлеге әгъзасы, шәһәребездә яшәп иҗат итүче О.Н.Лоншаков белән очрашу оештырыла. Шигырь сөючеләр өчен ирекле микрофон эшләячәк һәм Чаллы язучылары китапларыннан күргәзмә әзерләнәчәк.

«Алтын куллы осталар» мәйданчыгы төбәгебез халкының кәсеп-һөнәрләренә багышлана. Халык һөнәрләре һәм кәсепләре турындагы «Дуслык чәчәге» дип аталган китап күргәзмәсен күрәсегез, «Кама бизәкләре» төркеме җитәкчесе Эльза Низаметдиновадан агачка кисеп язу буенча мастер-класста һәм «Халык бизәкләре», «Милли курчак» мастер-классларында катнашырга телисез икән – шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегенә рәхим итегез.

«Борынгыдан калган гадәтләр» мәйданчыгы уку залында эшләячәк. Анда сезне милли гореф-гадәтләр һәм йолалар буенча белгечләр турниры көтә.

Турнирның нигезләмәсе

«Кама буе халыклары җәүһәре» мәйданчыгында Чаллыда яшәүче халыкларның тормыш-көнкүреше тарихына кереп чумарсыз. Сезне әдәбият тарихы музеенда көтеп калабыз.

«Гасырлар мирасы» мәйданчыгында «Без бер тамырдан» дигән Чулман буе халыклары әдәбияты буенча экскурс оештырылачак. Ул шәһәр Үзәк китапханәсе абонементында узачак.

Фестиваль кысаларында «Бер күк астында» исемле яктылык шоуы һәм «Орхидея» мода театры коллективы чыгышы көтелә. Фойеда милли ризыклардан күргәзмә оештырыла.

Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барачак.

Барыгызны да фестивальгә чакырабыз! Рәхим итегез!

Фестивальнең нигезләмәсе

Безнең адрес: ГЭС бистәсе, Ямашев бульвары, 4/14А йорты.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Поделиться: