15 нче санлы китапханә фольклор сәгате уздырды (6+)

23 октябрьдә 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Халык гореф-гадәтләре юлы буйлап» исемле фольклор сәгате уздырды.

Чара «Татарстан халыклары» мультфильмын караудан башланды. Балалар борынгы әби-бабайларыбызның тормыш-көнкүреше, җыр-биюләре, кием-салымнары, тыңлаган әкиятләре һәм уйнаган уеннары турында мәгълүмат алды, халык иҗаты белән танышты.

Әңгәмә барышында укучылар бүгенге көндә Чаллыда 80 нән артык милләт вәкиле яшәве, 22 милли-мәдәни җәмгыять оештырылуы һәм эшчәнлек алып баруы турында белде.

Чараны күңелле уеннар дәвам итте, укучылар халык табышмаклары чиште, кызыклы бәйгеләрдә катнашты.

Халык фольклорының гаҗәеп дөньясы укучыларда бик зур тәэсирләр калдырды. Чара азагында балалар «Фольклор мотивлары» исемле китап күргәзмәсе белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: