Шәһәр Үзәк китапханәсендә «Ай яңгыры» исемле җыр-моң, шигърият кичәсе узды (18+)

Кичә Санкт-Петербург язучылар берлеге әгъзасы, «Иҗат итүче» («Созидатель») әдәби премиясе лауреаты, Алтын Пушкин медале Кавалеры, Г.Р.Державин исемендәге алтын медаль Кавалеры, «Портрет» номинациясендә Н.Гоголь исемендәге премия лауреаты, язучы һәм шагыйрә Юлия Андреева иҗатына багышланды.

IMG_4533
IMG_4560
IMG_4562
IMG_4556
IMG_4559
IMG_4548
IMG_4540
IMG_4537
IMG_4545
IMG_4535

Юлия Андреева үзе һәм иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен укыды. Кичә дәвамында «Бизе» арт-төркеме башкаруында шагыйрәнең сүзләренә Лариса Варенцова көй язган җырлар яңгырап торды.