25 август – бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне (12+)

Бүген, 26 августта, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең гитлерчылар тарафыннан җәзалап үтерелүенә 75 ел тулуга багышланган Хәтер көне узды.

IMG_5787
IMG_5791
IMG_5776
IMG_5795
IMG_5779
IMG_5755
IMG_5774
IMG_5813
IMG_5778
IMG_5771
IMG_5802
IMG_5800
IMG_5763
IMG_5750
IMG_5739
IMG_5809
IMG_5747
IMG_5736

Муса Җәлил мемориаль комплексында очрашу атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов башкаруында «Илкәем» җыры белән башланып китте. «Бу җырны Муса Җәлил яраткан, ул үзенең көрәштәшләре белән бергә, шаһитлар сөйләвенчә, аны җәза алдыннан җырлаган», – дип сөйләде кичәне оештыручы һәм алып баручы.

Комсомол районы Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева: «Бүген үз халкының киләчәге өчен гомерләрен биргән каһарман җәлилчеләрнең исемнәрен саклап калырга кирәк», – дип билгеләп үтте.

Шагыйрьләр Ф. Сафин, А. Хәлим үзләренең Җәлилгә багышланган шигырьләрен укыды. Шулай ук тамашачылар алдында Чаллы шагыйрьләре А. Суфиянов, З. Исламова, Л. Гыйбадуллина, Р. Сәетгәрәева чыгыш ясады.

Кичә ахырында барлык катнашучылар башкаруында М. Җәлил сүзләренә язылган «Җырларым» җыры яңгырады. Хәтер көне һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алу һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Чара Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы башкарма комитеты белән берлектә Үзәк шәһәр китапханәсе тарафыннан оештырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: