15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел

2019 елның 15 февралендә (Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне) Әфганстаннан совет гаскәрләре тулысынча чыгарылуга 30 ел тула. Бу көнне җир йөзенең төрле районнарындагы «кайнар нокталар»ны узган «әфганчы»-сугышчыларны һәм башка сугыш ветераннарын бөтен ил белән хөрмәтлибез, искә алабыз. Иң югары дәрәҗәдә совет гаскәрләренең Әфганстанда булган  көннәренә сәяси йомгак ясалачак.

«ӘФГАН СУГЫШЫ»: Совет хәрбиләренең Әфганстанда булуларына  сәяси йомгак һәм аны мораль-әхлакый яктан бәяләү (1979-1989 гг.) – («Хәтер китабы» редколлегиясе. 

«ҮКС» МБУ китапханәләрендә Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган чаралар үткәрелә.

Шул уңайдан ТР Хәрби комиссариаты, «Сугышчан туганлык» ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге, ТР «Республика балалар китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе Татарстан яшүсмерләрен «Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел» Республика бәйгесе игълан итте. Яшүсмерләргә эзләнү эшләре элементлары кертелгән хикәя, очерк, инша формасында шул вакытта Әфганстанда хезмәт иткән туганнары һәм якташлары турында язарга тәкъдим ителә. «ҮКС» МБУ китапханәләренең яшь дуслары бәйгедә актив катнашып, эзләнү эшләре алып бара, шул еллар хатирәләрен язып ала, әлеге сугыш вакыйгаларына карата үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерә.  

Бәйгенең нигезләмәсе

 «Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел» бәйгесенең муниципаль этабының нәтиҗәләре

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «ҮКС» МБУ чаралары ПЛАНЫ 

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуны искә алу кичәсе (12+) – 6 нчы санлы китапханә

»Әфганстан – безнең хәтер һәм кайгы көннәре»  кичәсе  (12+)  – 22 нче санлы китапханә

«Хәтергә – 30 ел, батырлыкка – 30 ел» Батырлык сәгате (12+) – 6 нчы санлы китапханә

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: