ТАССРның 100 еллыгы: Республика барлыкка килү (16+)

19 февраль көнне 6 нчы санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары «Республика барлыкка килү» исемле тарихи экспресста Татарстанның үткәненә сәяхәт кылды һәм йөз ел элек булган вакыйгалар дөньясына чумды.

Молодежь 1920-х
100 летие Татарстана
Путешествие в прошлое
Рождение республики

2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тула. Россия Президенты В.В.Путин әлеге вакыйганы билгеләп үтү хакындагы указны имзалады. Чарабыз да шул уңайдан үткәрелде.

1917–1920 еллар – әрнү, курку, билгесезлек һәм чуалышлар вакыты. Илдә ачлык-ялангачлык, хәерчелек хөкем сөрә, гражданнар сугышы бара, әледән-әле халык күтәрелешләре булып тора. Менә шушындый катлаулы шартларда яңа республика туа. Бу хакта укучыларга экспрессның беренче станциясендә сөйләнде.

1917 елгы февраль революциясеннән соң, ил алдында алга таба кайсы юл белән барырга дигән сорау торып баса. Татар җәмәгатьчелеге патшаны бәреп төшерүне рухланып каршы ала һәм моны милли дәүләт төзү өчен бер мөмкинлек итеп кабул итә. Ул Идел-Урал Штаты, Татар-Башкорт Совет Социалистик республикасы, Татар Совет Социалистик республикасы проектларын күтәреп чыга. Киләсе станциядә шушы тема чагылдырылды.

Рәссамнар Л.А.Фәттахов һәм Х.А.Якуповның «В.И.Ленинның Татар АССРы оешу турындагы декретны имзалавы» рәсеме, «Татарстанның 100 еллыгы: чорлар, шәхесләр, казанышлар» исемле китап күргәзмәсе һәм китапханәченең сөйләгәннәре укучыларны шул заман рухына алып кереп китте.

Шулай ук татар республикасының беренче көннәрен чагылдырган документаль фильмнарның сирәк кадрлары тәкъдим ителде. «Идел буенда ачлык» фильмыннан өзекләр укучыларда зур тәэсирләр калдырды. «Туй» кинохроникасы кадрлары исә нинди генә заман, нинди генә шартлар булмасын, тормышның үз көенә баруына бер мисал булды: яшьләр гашыйк була, туй үткәрә, киләчәккә планнар кора, үз республикасы өчен көчен кызганмый хезмәт итә. Өлкән сыйныф укучылары әлеге кадрлардан йөз ел элек яшьләрнең киенү рәвеше, биюләре, җырлары нинди булганын күреп,  бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Менә шундый шатлыклы мизгелләр белән тарихи экспрессыбыз үзенең сәяхәтен тәмамлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: