13 апрельдә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Яшел дулкын» IV Шәһәркүләм экология фестивале узачак. «Яшел дулкын» балаларны, аларның әти-әниләрен һәм экологиягә битараф булмаган барлык кешеләрне кунакка чакыра.
Сәхнәдә шәһәребезнең экологик җәмәгатьчелек вәкилләре чыгыш ясаячак. Кунакларны «Мимимишкалы зообакча», мастер-класслар, ком анимациясе, уеннар, курчак театры, «Drive» кавер-төркеме чыгышы һәм тагын бик күп кызыклы чаралар көтә.
Укучылар һәм укытучылар «Яшел ГТО» тапшырып, көчләрен сынап карый алачак. Ә «Без китаплардан» исемле бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылачак.
Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә көтеп калабыз.
Белешмәләр өсен телефон: 8(8552)70-02-26, e-mail: library-sio@mail.ru.
Фестивальдә төрле мәйданчыклар эшләячәк:
«Яшел ГТО» тапшырабыз!: Чаллы шәһәре мәктәп һәм көллият командалары катнашында экологик уен. Үткәрү урыны: шәһәр Үзәк китапханәсенең 2 нче каты; 13:00–15.00.
«Арт-Хлам»: «Без китаплардан!» бәйгесендә катнашучыларның экологик кул эшләре күргәзмәсе; актлар залының фойесы, 12.00–16.00.
«Батарея утырды»: кулланылган батареяларны җыю. Үткәрү урыны: 1 нче катның фойесы, 12.00–16.00
«Мимимишкалы зообакча»: тере почмакка экскурсия. Үткәрү урыны: «Всезнайка» клубы залы, 12.00–16.00
«Табигать тылсымы»: Алинә Хәйруллинаның ком анимациясе студиясе шоуы. Үткәрү урыны: актлар залы, 15.00–15.30.
Эко-мастер-класслар. Үткәрү урыны: сәнгать бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр бүлеге, абонемент, 13:00–15:00
«Тере планета»: экологик кинозал. Экологик видеороликлар, табигать турында документаль фильмнарны тәкъдим итү.
Үткәрү урыны: шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, 13:00–15:00
«Домок-теремок»: Чаллы курчак театры спектакле. Үткәрү урыны: актлар залы, 14.00–14.40
«Табигать тылсымы»: Алинә Хәйруллинаның ком анимациясе студиясе шоуы. Үткәрү урыны: актлар залы, 15.00–15.30.
Фестивальне ябу. «Без китаплардан» экологик кул эшләре бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы. Үткәрү урыны: шәһәр Үзәк китапханәсенең актлар залы, 15:30 – 16:00
Чаллы яшьләренең экологик культурасын формалаштыру һәм экологик белемнәрен үстерү, әйләнә-тирә мохитнең торышы һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге эшләрнең барышы турында мәгълүмат белән җәмәгатьчелекне таныштырып тору Фестиваль эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып торачак.
|