«Җирнең альтернатив тарихы» («Альтернативная история Земли») X F4 фантастика фестивале (0+)

F4 фантастика фестивале янәдән үзенең укучыларын шәһәрнең Үзәк китапханәсендә көтә. Чара 17 март көнне 13.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр барачак.

Тарих ул – гаҗәеп кызыклы күренеш. Кайвакыт кечкенә генә, беркем дә игътибар итмәгән, әмма шул ук вакытта дөньяны кузгатырлык бер вакыйга яшәеш юлын үзенчә борып җибәрә. Күпләребез Җир тарихының заманча аңлатмасы белән таныш, әмма шул ук вакытта үсешнең башка төрле вариантлары да булырга мөмкин икәнен аңлыйбыз. «Альтернатив фантастика» жанры тарихта булган вакыйгаларга яңа караштан карарга рөхсәт бирә. Бу жанрда язылган китаплар хәзерге заман укучылары арасында бик популяр. 2019 ел фестиваленең исеме дә шуның белән бәйле – «Җирнең альтернатив тарихы». Чарага килгән һәр кеше берничә сәгатькә булса да үзгәртелгән дөньяга «эләгәчәк», ә менә аны ничек күрү һәм күзаллау кешенең үзеннән тора.

Моның өчен Сезгә без оештырган бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим итәбез. «Минем альтернатив дөньям» әдәби конкурсы үз дөньягызны тудырырга ярдәм итәчәк, «Кыек көзгеләр патшалыгы» («Королевство кривых зеркал») майл-арт конкурсы альтернатив дөнья турындагы үз күзаллауларыгызны башкаларга да күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк,, «Башка дөньяга эләгүчеләр» («Косплей попаданцев») дип исемләнгән костюмнар конкурсы ярдәмендә үзегезне башка дөньяда итеп тоярсыз, кабатланмас хисләр кичерә алачаксыз.

Әлеге үзенчәлекле сәяхәттә безнең лоцман ролендә язучы һәм шагыйрә, Санкт-Петербург язучылары оешмасы әгъзасы, «Созидатель» әдәби премиясе лауреаты, Алтын Пушкин медале Кавалеры, Г.Р. Державин исемендәге алтын медаль Кавалеры, «Портрет» номинациясендә Н.Гоголь исемендәге премия лауреаты Юлия Андреева булачак.

Китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәсе, артистлар чыгышы, квест-уеннар, кызыклы очрашулар – искиткеч күренешләр – болар барысы да сезне безнең фантастик порталларда көтәчәк.

Без белмәгән башка дөньяга бергәләп сәяхәт итәргә чакырабыз!

«Җирнең альтернатив тарихы» дип исемләнгән F4 фантастика фестивале нигезләмәсе  

«Минем альтернатив дөньям» бәйгесенең нигезләмәсе

«Кыек көзгеләр патшалыгы» бәйгесенең нигезләмәсе

«Башка дөньяга эләгүчеләр» («Косплей попаданцев») бәйгесенең нигезләмәсе

Поделиться: