Татар китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган күргәзмә (6+)

28 августтан алып 28 сентябрьгә кадәр, Татар китап нәшриятының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 5 нче санлы китапханә шәһәрдәшләр өчен «Китапларның туган йорты!» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

«Иске китапларны актарганда» бүлегендә укучылар китапханә фондындагы юбиляр нәшрият бастырып чыгарган иң иске китаплар белән таныша алачак. Эшләү дәверендә төрле яшьтәге балалар өчен дә бик күп күләмдә әдәбият нәшер ителгән. Әлеге матур, төсле китаплар «Татар китап нәшрияты – балаларга» бүлегендә тәкъдим ителә. «Татар китап нәшриятының хәзерге заман әдәбияты» бүлеге яңа китаплар белән кызыксынучылар күңеленә хуш киләчәк. Күргәзмәдә татар һәм рус телендә китаплар тәкъдим ителә. Барыгызны да китапханәбездә көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 70-77-45.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: