Вакытларның кайсы мизгеле бу?.. (12+)

IMG_0938
IMG_0915
IMG_0934
IMG_0909
IMG_0937
IMG_0927
IMG_0801
IMG_0924
IMG_0920
IMG_0930
IMG_0919
IMG_0894
IMG_0773

22 март көнне, Халыкара шигърият көне уңаеннан, шәһәр үзәк китапханәсендә М. Җәлил, Һ. Такташ исемендәге премияләр лауреаты, төрки халыклар поэзиясе фестиваленең Х. Байкара исемендәге әдәби бүләк иясе, танылган шагыйрь, «Шомырт салкыннары», «Айның аръягында» һәм башка шигырь җыентыклары авторы, Татарстан язучылар рәисе урынбасары Рәмис Аймәтнең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Чара Чаллы шәһәренең Татар драма театры артистлары чыгышы белән башланып китте. Алар бар тамашачыларның күңеленә үтеп керерлек итеп шагыйрьнең лирик шигырьләреннән тезмә укыдылар.
Рәмис Аймәт очрашу барышында үзенең тормышы, иҗатка килү юлы хакында аерым бер җылылык белән бәян итте. Шул рәвешле ул китап сөючеләрне үз дулкынына көйләп, аның укуында яңгыраган шигырьләр дөньясына сихерләп алып кереп китә алды. Шагыйрьгә адресланган сораулар да шактый булды. Р. Аймәт һәркайсына үз итеп, яратып җавап бирде. Табигый рәвештә җанлы, җылы әңгәмә килеп чыкты.
Кичәгә тагын бер җылылык һәм ямь өстәп, композитор-башкаручы Зөлфия Җиһан Р. Аймәт сүзләренә язылган җырларын бүләк итте.
Кичәдә шагырьнең каләмдәш дуслары да катнашты. Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов һәм башкалар авторга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.
Аралашу барышында шигърият сөючеләр үзләре өчен яңа дөнья ачтылар, Рәмис Аймәт иҗаты белән инде таныш булганнар да күп яңалык һәм өр-яңа хисләр алып китте очрашудан.
Кичә азагында Рәмис Аймәт ихлас рәхмәтен белдереп үзенең җырларын башкарды. Әлеге очрашу килгән кунаклар күңелендә якты хатирәләр калдырды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: