Китапханәдә татар авторлары белән очрашу (18+)

27 август көнне шәһәр Үзәк китапханәсе укучылары Чаллыда яшәп иҗат итүче танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән аралаша алды. Очрашуга кунак булып Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрьләр Сирень Якупова, Рәзинә Мөхияр, Айрат Суфиянов, Зөлфия Нигъмановалар килгән иде.

IMG_5826
IMG_5844
IMG_5830
IMG_5828
IMG_5833
IMG_5837
IMG_5848
IMG_5840

Әлеге чара Татарстан Республикасы көненә багышланды.

Авторлар үзләренең иҗат юлы, китаплары, иҗади эшчәнлекләрендә туган телнең роле турында сөйләде һәм тормышларыннан кызыклы һәм гадәти булмаган хәлләр белән уртаклашты.

Каләм әһелләре республика, туган якка багышланган әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укыды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: