«Үткән сугыш кайтавазы» очрашу-буыннар әңгәмәсе (12+)

8 май көнне  14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә «Үткән сугыш кайтавазы» исемле очрашу-буыннар әңгәмәсе узачак. Ул Бөек Җиңү уңаеннан үткәрелә.

Илебездә Бөек Ватан сугышының кырыс җилләре кагылмаган бер генә кеше дә юктыр. Шунлыктан әлеге хәтерне буыннан-буынга җиткереп сакларга кирәк.

Очрашу барышында «Ветеран» клубы әгъзалары 5 нче урта мәктәп укучыларына сугыш турындагы хатирәләрен сөйләячәк, истәлекләре белән уртаклашачак.

Поделиться: