«Китапны яратып бүләк ит» Бөтендөнья китап бүләк итү көне (6+)

14 февраль көнне Халыкара китап бүләк итү көне кысаларында Үзәк балалар китапханәсе «Китапны яратып бүләк ит» өченче гомумроссия акциясенә кушылды.

14.02 (2)
цдб 14.02. дарение (3)
14.02 (3)
цдб 14.02. дарение
14.02
14.02 (4)
цдб 14.02. дарение (2)
цдб 14.02. дарение (4)

Халыкара китап бүләк итү көне – календарьда иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Ул китап сөючеләрне генә түгел, ә башкаларга да китап уку мөмкинлеге тудыручы кешеләрне берләштерә.

Китапханәбез хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Китап бүләк итеп, бер дөнья бүләк итәрсең» («Подари книгу – подари мир») исемле китап бүләк итү бәйрәме уздырды. Балалар әлеге бәйрәмнең 2012 елда барлыкка килүе һәм дөньяның 30 дан артык илендә билгеләп үтелүе хакында белде. Китапханәче белән берлектә «Яраткан китап геройлары» исемле презентация ярдәмендә укучылар китаплардагы әкият геройларын искә төшерде, «Тылсымлы сандык»та яшерелгән китап турындагы табышмакларга җавап эзләде, Джеймс Барриның «Питер Пен» китабыннан килеп чыккан капитан Крюк белән әдәби уеннар уйнады.

Чарага килгән кечкенә китап укучылар, Халыкара акциядә катнашып, өйләреннән алып килгән 30 дан артык китапны Үзәк балалар китапханәсе фондына бүләк итте.

Олылар абонементына хезмәт күрсәтү бүлегендә көн дәвамында «Китапны укыганнан соң, башкаларга тапшыр» китапханә акциясе узды. Китап укучылар үзләренең укып чыккан китапларын бик теләп китапханәгә бүләк итте.

Балалар абонементында «Китап һәрвакыт булсын!» китапханә акциясе үтте. Бу көнне китапханәгә килгән барлык укучылар үзләренең яраткан китапларына рәхмәт сүзләре язылган йөрәкле открыткалар бүләк итеп калдырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: