«Урманны дус ит» уен программасы (0+)

29 август көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Урманны дус ит» исемле уен программасы уздырды.

IMG-20190829-WA0002
IMG-20190829-WA0000
IMG-20190829-WA0003
IMG-20190829-WA0001

Чара башында алып баручы кеше тормышында урманның тоткан урыны турында сөйләде, балаларны урманда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар урман байлыгының күптөрлелеге хакында ишетте, ә «Җәнлекләр, кошлар, ерткычлар», «Кемнең тавышы?» уеннарында катнашып, урман патшалыгында яшәүчеләр турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белде.

Балалар бик теләп «Агачлар турында» викторинасында катнашты, «Гербарий», «Гөмбә җыю», «Сазлыкны узу» кебек уеннарда катнашучыларга исә дуслык һәм бердәмлек ярдәм итте.

Шулай ук балалар игътибарына «Китап аша табигать дөньясына» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: