«Киләчәккә – бергә» Очрашу (16+)

29 гыйнварда шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге, өлкән сыйныф укучылары өчен, «Киләчәккә –бергә» дип исемләнгән Татарстан Республикасының «Яшь һөнәрчеләр» (Worldskills Russia) төбәк Чемпионаты белгече, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Уварова Мария Валентиновна белән очрашу оештырды.

20190129_132436
20190129_135447
20190129_140928

Шулай ук чарада 2018 елгы төбәк Чемпионатында призлы урыннар яулаган В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты көллияте студентлары да катнашты. Алар WorldSkills дип аталган бөтен дөньяда һөнәри белем бирүне үстерү һәм эшче һөнәрләрнең престижын арттыру максатында булдырылган халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт турында сөйләде.

Белгеч исә төбәктә узган ярышлардан видеоязмаларны тәкъдим итте, анда катнашу кагыйдәләре, катнашучыларны бәяләү баскычлары турында мәгълүмат бирде. Укучылар бик кызыксынып тыңлады, чемпионат талисманнары, катнашучыларны сайлап алу кагыйдәләре, карьера үсеше,  WorldSkills программасында катнашу перспективалары турында күп сораулар бирде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: