«Сәламәт яшәү рәвеше – озын гомерле булуга юл!» Викторина (18+)

4 июль көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен «Сәламәт яшәү рәвеше – озын гомерле булуга юл!» исемле викторина уздырды.

Китапханәче спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклануның файдасы турында сөйләде, шулай ук симерү, исерткеч эчемлекләр куллану һәм тәмәке тартуның сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавына мисаллар китерде. Әңгәмәдәшләр үз сәламәтлекләрен кайгырту һәм озын гомерле булу серләре белән уртаклашты. Үткәрелгән викторина исә көн тәртибе, гимнастика, дару үләннәре, чыныгу һ.б. лар турында искә төшерергә ярдәм итте. Чарада катнашучылар «Сәламәтлек кайда – мин шунда, аның белән без дуслар!» күргәзмәсендәге китаплар белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: