«Гаилә – тормышның тылсымлы символы» Викторина (0+)

8 июль көнне 23 нче санлы китапханәдә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан киң даирә укучылар өчен «Гаилә – тормышның тылсымлы символы» исемле викторина үткәрелде.

All-focus
All-focus
All-focus

Әлеге бәйрәмнең символы – ак ромашкалар.  Китапханәгә килүчеләрне уку залында «тылсымлы гөлләмә» каршы алды, анда «Халык зирәклеге», «Нәниләр авызыннан», «Туганлык мөнәсәбәтләре» дип исемләнгән ромашкалар бар иде. Кызыксынучан укучыларыбызга исә шушы ромашка чәчәкләренең таҗларында яшерелгән сорауларга җавап бирергә туры килде.

Чарага әзерләнгән күргәзмәдә гаилә белән уку өчен китаплар тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: