«Бер, ике, өч, дүрт, биш: җәен китап укыйбыз – ямансулап тормыйбыз» Викторина (6+)

24, 25 һәм 27 июнь көннәрендә 5 нче санлы китапханәдә «Бер, ике, өч, дүрт, биш: җәен китап укыйбыз – ямансулап тормыйбыз» исемле викторина узды. Ул «Әкият – Сказка» мәктәп яны лагерена йөрүче яшь китап сөючеләр өчен оештырылды.

IMG_8247
IMG_8260
IMG_8265
IMG_8269

Уку елы дәвамында балалар төрле авторларның бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләрен укыды. Кемгәдер – әкиятләр, ә кемгәдер маҗаралар һәм җәнлекләр турындагы әсәрләр күбрәк ошады. К.И. Чуковскийга багышланган «Корней бабай сораулары» биремнәрендә кәрҗиндәге төрле әйберләр буенча балалар язучының әсәрләрен исләренә төшерде. «Әкият ул – ялган, әмма аннан сабак алабыз» А.С.Пушкинның әкиятләреннән өзекләр буенча биремне дә җитез генә башкарып чыкты алар. Элегрәк укыган рус халык әкиятләре «Китап героен беләбез» викторинасы сорауларына җавап биргәндә ярдәм итте. «Эх, хата» биремендә исә балалар рифмалы юллардагы хаталарны табып төзәтте. «Нәни фил һәм хат» мультфильмын карап, балалар бөтенләй дә укый белмәсәң, нинди кыен хәлләргә дучар булырга мөмкинлеге турында белде. Викторинада катнашучылар «корреспондент» белән типографиягә виртуаль экскурсиядә булды, һәм китапханә киштәләренә килеп эләгүче китапларның ничек ясалуы белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: