«Туган илемнең йөрәгемә якын бер почмагы» викторинасы (18+)
27
Август 2019
Сишәмбе
Һәр кешенең «кече Ватаны»: бу аның туган-үскән җире – аның йорты, шәһәре, туган ягы. Ә безнең өчен «кече Ватан» – ул Яр Чаллы шәһәре. 27 август көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен «Туган илемнең йөрәгемә якын бер почмагы» исемле слайд-викторина үткәрде. Викторинада катнашучылар шәһәребез тарихыннан кызыклы фактлар белән танышты, аның танылган урамнарын, һәйкәлләрен, паркларын, алар белән бәйле вакыйгаларны һәм, әлбәттә, легендар КАМАЗ төзелеше турында искә төшерде. Чара «Иң кадерле туган шәһәрем» дип аталган китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды. |