«Экологик мозаика» викторинасы (12+)

17 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен, табигатькә мәхәббәт, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү максатында, «Экологик мозаика» викторинасы узды.

23ф. Викторина Экологическая мозаика….
23ф. Викторина Экологическая мозаика..
23ф. Викторина Экологическая мозаика.
23ф. Викторина Экологическая мозаика
23ф.Викторина Экологическая мозаика

Викторина уен формасында үткәрелде. Китапханәче балаларга илебездәге экологик проблемалар турында сөйләде. Укучылар «Сынаулар», «Урман табышмаклары», «Үләннәр, куаклар, агачлар» бәйгеләрендә; «Дүртенчесе артык», «Урман кагыйдәләре» уеннарында катнашты.

Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе урнаштырылган иде. Чара «Безнең планета» исемле электрон презентация белән үрелеп барды. Викторина азагында: без бик күркәм дөньяда яшибез, безне урман, кырлар, елгалар, диңгезләр, таулар, күк, кояш, хайваннар һәм кошлар әйләндереп алган, ул табигать дип атала һәм ул безне ашата-эчертә, киендерә, ә шуңа җавап итеп бездән барны тик үзенә карата сакчыл  мөнәсәбәт кенә таләп итә, дигән нәтиҗәгә чыгарылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: