«Бирешмәдең, бөек Ленинград» («Ты выстоял, великий Ленинград») дип исемләнгән видео-лекторий ( (12+)

25 гыйнварда, Хәрби дан көне һәм Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан, Үзәк балалар китапханәсендә урта сыйныф укучылары өчен «Бирешмәдең, бөек Ленинград» исемле видео-лекторий үткәрелде.

цдб 25.01 ленинград (3)
цдб 25.01 ленинград (4)
цдб 25.01 ленинград

872 көнгә сузылган блокада көннәре сугыш елъязмасында аерым бер урын алып тора. Шул заманда төшерелгән фотоларга  нигезләнеп ясалган «Город, который выстоял» презентациясе ярдәмендә балалар ул вакыйгаларга шул чор хәрби фотографлары күзлегеннән карый алды. Укучыларга камап алынган шәһәрдә яшәүчеләр өстенә төшкән авыр сынаулар: ачлык-ялангачлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләүче балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинград өчен көрәшүе хакында сөйләнде. Чарага алып килгән 125 грамм ипи телеме блокада вакытында балаларның нәрсә ашап яшәвен күзалларга ярдәм итте һәм катнашучыларда шул чордагы яшьтәшләренә карата кызгану хисләре тудырды, Шулай ук укучылар чолганышта калган үзләре белән бер яшьтәге балаларның олылар белән беррәттән госпитальләрдә, заводларда эшләп, һава көчләренә каршы оборонада катнашып, үз шәһәрләрен саклап калуда нинди мөһим роль уйнауларын күрделәр. Чара азагында катнашучылар шул чор вакыйгалары турында китапларга күзәтүне тыңлады һәм Ленинград блокадасында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: