12нче татар китапханәсе 54нче гимназия укучылары өчен “Шәҗәрә – нәсел агачы ” дигән тарихи кичә уздырды

27нче январь көнне 12нче татар китапханәсе 54нче гимназиянең 8нче сыйныф укучылары өчен  “Шәҗәрә – нәсел агачы ” дигән тарихи кичә уздырды. Китапханәче укучыларга ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлекләр, ягъни шәҗәрәләр турында сөйләде.

Тарих һәм халык… Бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Борын заманнардан ук татарларда ата-баба нәселен белү изге эш саналган. Аксакаллар нәсел агачын төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар. Без дә үзебезнең нәсел агачыбызны һәм җиде буын бабаларыбызны белергә тиешбез. Шәҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү барыбызның изге бурычы.

Кичәгә туган якны, төбәк генеологиясен өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеге белән танылган журналист Дамир Шәйхетдинов чакырылган иде. Күп вакытын Казан, Уфа архивларында уздыручы журналист чыгышында зыялы шәхесләрнең нәселен өйрәнү тәҗрибәсе, буыннан-буынга килгән ядкарьләр, истәлекләр турында сөйләде, укучыларга үзе төзегән шәҗәрә, тугра үрнәкләрен күрсәтте. Укучылар кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар, аңа үзләренең кызыксынган сорауларын бирделәр.

Поделиться: