Шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе (12+)

IMG_0420
IMG_0423
IMG_0435
IMG_0431
IMG_0451
IMG_0444
IMG_0437
IMG_0483

15 февраль шәһәребезнең Муса Җәлил һәйкәле янында данлыклы татар шагыйре Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алу тантанасын алып барган, шагыйрь  исемен йөртүче китапханә  хезмәткәре Роза Хәмидуллина әлеге чараны шагыйрьнең «Җырларым» шигыре белән башлап җибәрде. Шагыйрьнең туган көне уңае белән оештырылган кичәдә Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Гафур кызы Вәлиеваның чыгышы һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек булды.  Кичәдә Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Бөек шагыйрьнең истәлегенә Чаллы дәүләт педагогия университы студентлары Рузилә Шәфигуллина, Альбина Заһидуллина, Эльвина Андроновалар Муса Җәлилнең шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә сөйләделәр.

Әдәби кичә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую белән төгәлләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: