Татарстанда «кайнар линия» телефоны эшли башлый (18+)

2019 елның 31 октябреннән көнкүреш җирлегендә гаиләдә килеп иминсезлек һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» телефоны эшли башлаячак.

«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны карау һәм тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзалары сәламәтлегенә һәм тормышына янаучы куркыныч хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62.
Консультация вакыты: с 09.00 до 17.00.

Гражданнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Прокуратурасы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясе вәкилләре консультация бирәчәк.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: