«Сәламәтлек» («Здоровье») клубы кысаларында яңа очрашу (18+)

17 гыйнварда шәһәр үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек» («Здоровье») клубы кысаларында табиб Роман Сергеевич Каравай белән очрашу үтте.

20190117_125537
20190117_130950
20190117_122928
20190117_130618

Клуб әгъзаларының күбесе өлкән буын вәкиле булу сәбәпле, күтәрелгән тема бик әһәмиятле булды. Роман Сергеевич бик җентекләп, һәркем аңлаешлы итеп сөяк авыруларының килеп чыгуы хакында сөйләде, аны булдырмау өчен үз-үзеңне ничек сакларга кирәлеге турында әйтеп үтте. Ул үзенең чыгышын видеоматериаллар кулланып, төрледән-төрле үрнәкләр ярдәмендә аңлатты. Табибка очрашу дәвамында клуб әгъзаларыннан бик күп кенә сораулар бирелде. Алар үзләрен борчыган бил, муен сөяге, умыртка баганасы авырту һ.б. сорауларга төгәл җаваплар алдылар.

Кичә ахырында китапханәче тарафыннан, сәламәтлек темасын чагылдырган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: