Китапханәдә «Помни имя своё» китабын тәкъдир итү кичәсе узды (12+)

2 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Рәйсә Мартынова-Дәүләтбаева проекты буенча эшләнгән «Помни имя своё» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китап хәзерге Татарстан Республикасы җирлегендәге шәһәр һәм авыллардан чыккан Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан солдатлар һәм офицерлар турында.

IMG_2646
IMG_2650
IMG_2616
IMG_2640
IMG_2636
IMG_2621
IMG_2607
IMG_2619
IMG_2663
IMG_2613

Китапның төзүчесе – Зәй Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Людмила Михайловна Симонова, мөхәррире Николай Петрович Алешков, бизәлеш өчен җаваплы һәм биткә салучы Виталий Павлов, корректоры Светлана Кашеварова (Литяга).

Тәкъдир итү кичәсе башында Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, китапның баш мөхәррире Николай Алешков: «Ул бик тырыш иде, барыбыз өчен дә илһам чыганагы булды…» – дип, җылы хисләр белән искә алды Рәйсә Мартынова-Дәүләтбаеваны.

Фотоларга бай булган әлеге китап кече Ватан тарихы белән кызыксынучылар өчен бик зур кыйммәткә ия. Анда туган якны өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе, борынгы кенәз Йосыповлар нәселе дәвамчысы Рәйсә Мартынова-Дәүләтбаеваның озак еллар эзләнү нәтиҗәсендә җыелган Беренче бөтендөнья сугышында катнашканнарның туганнары һәм якыннарының истәлек-хатирәләре кертелгән. Шулай ук Татарстан музейлары хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләренең  Р.А.Мартынова белән берлектә башкарылган эшләре турындагы мәкаләләре дә китапта урын алган.

Китапка Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан 634 фамилия кергән, шул исәптән, 23 фамилия – хәзерге Тукай районы, элеккеге Уфа губерниясе Минзәлә өязе авыллары кешеләре.

Килгән кунаклар арасында Сергей Майоров, Александр Бабаев, Владимир Акимовлар китапны тудыручыларга зур рәхмәтләрен белдерде. Кичә барышында танылган автор-башкаручы Ольга Кузьмичева-Дробышевская башкаруында җырлар яңгырады. Шагыйрьләр Вера Хамидуллина, Светлана Литяга, Николай Алешков үзләренең шигырьләрен Рәйсә Әхтәм кызы истәлегенә багышлады.

Кичә ахырында Рәйсә Мартынованың тормыш иптәше Геннадий Петрович Мартынов кунакларга һәм хатынының талантын олылап килгән тамашачыларга рәхмәт әйтеп, йөрәк түрендәге иң кадерле хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм һәрберсенә китап бүләк итте.

Үз чиратында «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ директоры Венера Марсиловна Гайнуллина аңа бүләк итүче Дипломы тапшырды һәм китапханәләр үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: