Шәһәр китапханәләрендә Ачык ишекләр көне узды (0+)

26 сентябрь көнне «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ китапханәләрендә «Китапханә – ачык дөнья!» дип исемләнгән ачык ишекләр көне узды. Шәһәр китапханәләре бу көнне шәһәрдәшләр өчен күптөрле чараларга бай программа әзерләде.

Яшь китап сөючеләр өчен барлык китапханәләрдә театральләштерелгән экскурсияләр оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре балаларны төрле әдәби образларда каршы алды һәм китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чакырды. Балалар китапханәләрнең бүлекләре, китапны куллану, китапханәдә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышты, шулай ук табышмаклар чиште, төрле кызыклы уеннарда катнашты. Экскурсияләр мультфильм карау белән тәмамланды.

БИЦ
24 ф
23ф. День открытых дверей (2)
22ф
11ф
5 ф
3 ф
dav
IMG_0071
цдб дод (7)
14ф.Праздник книги «Солнечная светлость книжной премудрости»

1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урамда «Китапханәгә юлны беләсеңме?» исемле стрит-моб оештырды, узып баручыларга визиткалар таратты, якын арада булачак чараларга чакырды һәм укучылар өстенлек биргән әдәбият турында сорашу үткәрде. Акциядә катнашучылар үзләренең яраткан әсәрләрен искә төшерде.

6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре оештырган «Сезнең сүз «Эрудит» уен программасы Татарстан тарихина багышланды. Өлкән сыйныф укучылары Казан Кремле буйлап виртуаль экскурсия үтте, татар халкының мифлары һәм риваятьләре белән танышты, төбәгебезнең үзенчәлекле табигый һәйкәлләрен өйрәнде.

10 нчы санлы китапханә үзенең укучылары өчен «Китаплар өеме» исемле китап алмашу мәйданчыгы әзерләде.

12 нче санлы китапханәдә «Үткен каләм, үткер күз – асыл сүз» исемендә педагогия көллияте студентлары өчен журналистлар Нәсимә Садыйкова һәм Дамир Шәйхетдинов белән очрашу узды. Тәҗрибәле журналистлар массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүнең нечкәлекләре турында сөйләде, үзләренең хезмәт юлында килеп чыккан кызыклы вакыйгалар турында истәлекләре белән уртаклашты, студентларга газеталар өчен мәкаләләрне ешрак язарга, үз фикерләрен матур итеп сөйли, кәгазьгә төшерә белергә, креатив фикер йөртергә киңәш итте.

IMG_6841
IMG_6868

13 нче санлы китапханәдә «Елмаегыз, Сез китапханәдә» әдәби фотосалоны оештырылды. Шәһәрдәшләр өчен күңеленә хуш килгән авторның китабы белән яисә яраткан китаплар фонында фотога төшү мөмкинлеге туды. Фотообъектив каршына әдәби һәм әкияти геройлар чыгып басты. Алар катнашучыларга әдәби образны чагылдырырга, үзләренең хыялларын тормышка ашырырга, яраткан әдәби персонажы образына керергә ярдәм итте.

22
12
13ф. Литературный фотосалон (12)
14
13ф. Литературный фотосалон
11
18
15

1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Һөнәрне таны» викторинасы үткәрелде. Анда катнашучылар тасвирланган буенча һөнәрне таныды, башваткыч чиште, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, синоним-һөнәрләрне эзләп тапты. Җырлардан өзекләр буенча балалар әлеге җырлар багышланган һөнәр исемнәрен билгеләде. Укучылар игътибарына «Яңа заман – яңа һөнәрләр» тематик китап киштәсе, «Дөрес сайла» һөнәрләр буенча слайд-экскурсия тәкъдим ителде.

Үзәк балалар китапханәсендә узган «Хәрефкә хәреф» танып белү сәгате беренче китаплар һәм беренче китапханәләр турында мәгълүмат бирде. Клоун Маша һәм аның дусты Аю белән бергә яшь китап сөючеләр әдәби уеннарда катнашты һәм балалар журналлары белән танышты.

Волонтерлар һәм 16 нчы санлы китапханәнең актив укучылары микрорайон урамнарында узып баручыларга һава шарларында китапханәгә үз теләкләрен һәм китаплар турында үз фикерләрен язарга тәкъдим итте. Шуннан соң китапханә каршында «Стартка! Игътибар! Китап!» сүзләре белән төрле төсләрдән шарлардан фонтан күтәрелде, китап уку кәефе һәм язылган теләкләрнең кабул булуын теләделәр. Барысына да китапханәнең укучысы булырга чакыру бирелде.

rbt
IMG_20190925_135429
20190926_112311

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: