«Игелек офыклары» Телдән журнал (6+)
30
Сентябрь 2019
Дүшәмбе
27 сентябрь көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урта сыйныф укучылары өчен «Игелек офыклары» исемле телдән журнал үткәрде. Беренче биттә укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, төрле авторларның гыйбрәтле хикәяләре укылды. Журналның икенче битендә балалар шәфкатьлелек турында видеоязмалар карады, үзләре белән булган вакыйгаларны искә төшерде. Өченче бит игелеклелек турында мәкаль-әйтемнәргә багышланды, укучылар халык авыз иҗаты буенча белемнәрен сынап карый алды. Чара ахырында укылган хикәяләрдә, шигырьләрдә очраган геройларның әхлакый сыйфатлары турында фикер алыштылар һәм игелек, мәрхәмәтлелекнең чиге юк дигән нәтиҗә ясадылар. |