«Үзенең командир планшетында язучылык сәләтен йөрткән» («В своем командирском планшете носил он писательский дар») исемле телдән журнал (12+)

28 гыйнварда, урта сыйныф укучылары өчен, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре А.П.Гайдарның тууына 115 ел булуга багышланган «Үзенең командир планшетында язучылык сәләтен йөрткән» исемле телдән журнал уздырды.

Аркадий Петрович Гайдар – балаларның иң яратып укый торган язучысы, балалар әдәбиятының танылган классигы. Чарада укучылар легендар язучының тормышы һәм иҗаты турында тагын да күбрәк мәгълүмат алды. Аның китапларындагы геройлар яхшылыкка, кече күңелле булырга, бер-береңә булышырга, үз Ватанын сөяргә өйрәтә. Балалар «Гайдар» псевдонимы барлыкка килү, «Тимур һәм аның командасы» китабының ничек тууы турында белде.

Чара азагында укучылар «Гайдар геройлары безнең яныбызда» дип аталган викторинада катнашып, язучының әсәрләре буенча белемнәрен тикшерде.

Поделиться: