12 нче санлы татар китапханәсе «Упкынга илтүче юл» дигән темага фикерләү дәресе үткәрде (12+)

12нче санлы татар китапханәсе яшьләрдә начар гадәтләргә карата тискәре караш, ихтыяр көче тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «Упкынга илтүче юл» дигән темага фикерләү дәресе үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар эчүчелекнең, наркомания һәм тәмәке тартуның куркыныч чиргә китерүе турында мәгълүмат тупладылар. Начар гадәтләр китереп чыгарган башка проблемалар турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Дәрес ахырында китапханәче укучыларга үз сәламәтлеге өчен кеше үзе җаваплы булуын искә төшерде, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш бирде.

 

Поделиться: