Язучылар белән очрашу (18+)

IMG_5700
IMG_5697
1IMG_5721
1IMG_5710
IMG_5735
IMG_5728
IMG_5727
IMG_5724
IMG_5691
IMG_5696

Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә чираттагы бик матур әдәби кичә булды. Китап укучылар, әдәбият сөючеләр белән гамьле очрашуга Чаллыда яшәүче каләм ияләре Сирень Якупова, Зөләйха Минһаҗева, Рәкит Әбделманов һәм Рубис Зарипов килде. Алар туган тел, туган як, милләт язмышына багышланган шигырьләрен укыды, ихлас истәлекләре белән уртаклашты, бүгенгебез, киләчәгебез турында фикер алышты.
Ветеран җырчы, композитор Рубис Зарипов халкыбызның үлмәс җырларын яңгыратты. Тыңлаучыларның йөзендә соклану, горурлану хисләре, күзләрендә яшь бөртекләре иде. Әйе, халкыбызның үзәк өзгеч моңлы җырлары, гомумән, сәнгатебез, әдәбиятыбыз сихри көчкә ия – милләт җанына дәва алар һәм, иң мөһиме, киләчәккә өмет уята.

Чыганак https://vk.com/id210923966

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: