Әдәби кичә «Тукай – безнең күңелләрдә» (18+)
20
Апрель 2017
Пәнҗешәмбе
20 нче апрель көнне 3 нче китапханәдә татар халкының сөекле улы, шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган “Тукай – безңең күңелләрдә” дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Китап укучылар олуг әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Әлеге чарада кунаклар Г. Тукайның берсеннән-берсе эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләрен укыдылар, шагыйрь балачакта яратып уйнаган “Тимербай”, “Түбәтәй” һәм башка татар халык уеннарын искә төшерделәр. Популяр җырчы Марселия башкаруында Тукай сүзләренә язылган “Тәфтиләү”, “Туган авыл”, “Әллүки“ җырларын тыңладылар. Әдәби кичә халкыбыз гимнына әверелгән Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. |