Шәһәрдәшләребезне Габдулла Тукай көненә багышланган туры эфирга чакырабыз (6+)
25
Апрель 2020
Saturday
26 апрель көнне 15:00 сәгатьтә Instagram социаль челтәрендә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханә укучылары белән туры эфирга чыгачак. Туры эфир Габдулла Тукайның туган көненә багышлана. Әңгәмәгә теләге булган һәркем кушыла ала. Онлайн-әңгәмә вакытында интернет кулланучылар Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин белән аралаша һәм аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак. |