«Террорчылыкка – юк» Тематик сәгать (6+)

Һәр елны 3 сентябрь көнне Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Балалар хореография мәктәбе укучылары өчен әлеге темага багышланган тематик сәгать үткәрде.

Чара террорчылыкның кешелек дөньясында глобаль проблемага әверелүе турында сөйләүдән башланды. Террорчылык актлары массакүләм кешеләр кырылу һәм кире кайтара алмаслык матди һәм рухи кыйммәтләрне җимерүгә китерә, ул физик яктан гына түгел, ә психологик яктан да кешеләрне бик озак еллар буена сыкратып торучы яралар ясый. Балалар террорчылыкның килеп чыгу тарихы һәм соңгы унъеллыкта булган зур терактлар, шул исәптән, 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында белде. Чара барышында презентацияләр, видеороликлар күрсәтелде, М.Михайловның «Ах, как хочется жить» җыры яңгырады. Китапханәче террорчылык актлары килеп чыккан очракта үз-үзеңне дөрес тоту, урамда, иҗтимагый урыннарда, җәмәгать транспортында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.

Чара азагында террорчылык актларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: