Татар китапханәсендә «Кереп барам гомерем көзләренә…» дип исемләнгән кичә узды (18+)

2
1
3
4

4нче октябрьдә 12нче татар китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Кереп барам гомерем көзләренә…» дип аталган чара оештырылды. Әлеге чарада өлкән яшьтәге китап укучылар катнашты. Кичәне башлап җибәргән китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Кичә сәламәтлек, дөреc туклану  серләренә багышланган иде. Күп еллар табибә булып эшләгән Гүзәл Римовна өлкәннәргә сәламәтлекнең төп факторлары дөрес туклану, хәрәкәт булуын тагын бер кат искәртте. Россиянең Һәм Татарстанның атказанган спортчысы, армрестлинг буенча дөнья чемпионы Энҗе Хәмидуллина аларны сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләре белән таныштырды. Чәй өстәле артында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинованың гармунда уйнап җырлавына калган кунаклар да кушылды. Бу кичә өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Кичәдән өлкәннәр рухи азык алып, канәгать булып таралышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: